Наследие
УДК 373(470.41-25)" 19"
Казанда И.М. Гаспринский исемендэге мэктэп
Лэлд Мортазина
(Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец
Ш. Мэрщни исемендэге Тарих институты)
Аннотация. Мэкалэдэ Октябрь революциясеннэн сон яца совет мэктэплэре твЗY чорында Казан шэhэрендэ ачылган И.М. Гаспринский исемендэге татар мэктэбенен эшчэнлеге яктыртыла. Архив документлары-на нигезлэнеп, мэктэпнен эш юнэлешлэре, тэрбия hэм белем бирYнен эчтэлеге, торышы турында мэгьлумат бирелэ. И.М. Гаспринский исемендэге мэктэптэ, Казан шэhэрендэге татар мэктэплэре арасында беренче-лэрдэн буларак, политехник белем бирелэ башлый, укучыларга тврле hвнэрлэрнен нигезлэрен YЗлэштерY мвмкинлеге тудырыла, хезмэт тэрбия-сенэ зур игътибар бирелэ. Тикшерещ барышында шул елларда мэктэптэ белем биргэн укытучылар арасында куренекле методистлар, мэктэплэр hэм вузлар вчен дэреслек авторлары, татар мэгарифе тарихында тирэн эз кал-дырган педагоглар булуы ачыкланды.
Теп тешенчэлэр: татар педагогик фикере, татар мэгарифе, татар мэктэбе, политехник белем, педагоглар.
Татар педагогик фикере усешендэ тирэн эз калдырган педа-гоглар арасында Исмэгыйль Гаспринскийнын исеме ин мэртэбэле урыннарнын берсен били. Аньщ тврки-татар халкынын мэдэни усеше, мэгарифе, мвселман мэктэплэрен узгэртеп кору турындагы твпле фикерлэре мэгърифэтчелэр, галимнэр тарафыннан шактый вйрэнелгэн Ьэм бэялэнгэн. Педагогнын эшчэнлеге бугенге заман тикшеренучелэрендэ дэ зур кызыксыну уята. Анын тврле энцикло-педик басмаларга [6, б. 64] куптэн тугел двнья кургэн «Татар педагогик фикере антологиясе»нэ [5, б. 196-201] кертелуе дэ шул хакта свйли.
И. Гаспринскийньщ мэдэни-мэгьрифэтчелек эшчэнлеге XIX га-сыр ахыры - XX гасыр башында гына тугел, революциядэн соц, совет мэгариф системасы тезелу чорында да эhэмиятен югалтмый. Казан шэhэревдэ ачылган татар совет мэктэбенэ И.М. Гаспринский исемен биру шуныц ачык мисалы булып тора.
Элеге мэктэп, аныц эшчэнлеге турында мэгьлуматлар куп тугел. Шулай да Татарстан Республикасыныц Милли архивында (ТР МА), Татарстан Республикасыныц Милли музеенда (ТР ММ) сак-ланган кайбер документлар нигезендэ мэктэпнец эш юнэлешлэре, кыйбласы, педагоглары турында фикер йертергэ мемкин.
И.М. Гаспринский исемендэге I баскыч татар мэктэбе (Мещанская урамында урнашкан була) 1918 елда оештырыла [13]. 19221923 уку елында анда барлыгы 6 теркем, hэрбер теркемдэ 20 дэн алып 30га кадэр укучы исэплэнелэ [8, б. 17]. Бу мэктэптэ 20 еллар башында соцыннан куренекле педагоглар булып танылган Нэфисэ Богданова1, Шакир Нигьмэтуллин2, Хикмэт Биккенин ^б. эшли. Ме-дир вазыйфаларын баштагы чорда Сабитов, Туктаров, Биккениннар башкара, Г. Сэйфуллин медир урынбасары булып тора [7, б. 17].
Элеге уку йорты шул заманныц татар мэктэплэре арасында бе-лем hэм тэрбия биру буенча да, материаль-техник база ягыннан да шактый алдынгы урында торган. 1922 елныц декабрендэ I hэм II баскыч мэктэплэр буенча инспектор В. Горохов3 тарафыннан уткэрелгэн тикшерудэ балаларныц арифметика буенча белемнэре уртача, таби-гать белеме буенча яхшы булуы; э рус телендэ сейлэм кимчелеклэре булу, басымны дерес куймаулары; мэктэптэ, башка фэннэр белэн беррэттэн, ^ыр-музыка hэм рэсем дэреслэре дэ уздырылуы; балаларныц шат hэм куцелле, кутэренке кэефтэ булулары, гомумэн, мэктэпнец уцай тээсирлэр калдыруы турында эйтелэ [8, б. 17]. Мэктэптэ балаларныц hэрьяклап усеше ечен мемкинлеклэр тудыры-ла, аларны, белем нигезлэре белэн беррэттэн, физик яктан чыныкты-руга, зэвык тэрбиясе биругэ зур эhэмият бирелгэн. Соцрак ул I hэм II баскыч ^идееллык тэ^рибэ-урнэк мэктэбе итеп узгэртелэ. 1927 елда мэктэп бинасы Тукай урамындагы 75 йортта урнашкан була.
И.М. Гапринский исемендэге мэктэптэ, Казан шэЬэрендэ берен-челэрдэн булып, политехник белем биру кертелэ, слесарьлык, балта эше, кису-тегу, оек бэйлэу остаханэлэре ачыла, кооперация предметы укытыла [9, б. 127]. Бу чорда мэктэп мвдире булып танылган педагог, купсанлы дэреслеклэр авторы Габбас Сэйфуллин4 эшли. Г. Сэйфуллин тырышлыгы белэн мэктэп янында ^илэк-^имеш Ьэм яшелчэ бакчасы булган тэ^рибэ участогы оештырыла. Анда мэктэп укучылары узлэренен биология, хезмэт дэреслэрендэ алган белемнэрен ны-гыталар, хезмэт тэрбиясе алалар. Соныннан элеге участок Яшь натура-листларнын республика станциясен оештыруда файдаланыла [13].
мэктэптэ химия дэреслэрен алып бара [9, б. 126]. Бу чорда татар эдэбиятын яшь шагыйрь Гадел Кутуй, табигать hэм химия фэннэрен куренекле педагог Фатыйма Колахметова укыта, физика hэм мате-матикадан Мэ^ит Элмехэммэтов7 белем бирэ.
Элеге мэктэп hэм аныц медире Г. Сэйфуллин турында 1965 елда язган истэлеклэрендэ Мэ^ит Элмехэммэтов уку йортында заман-ча укыту hэм белем биру ечен барлык шартларныц да тудырылуын ассызыклый. Уку йортыныц уцышларында hэрвакыт заман сулы-шын тоеп, мэктэп-мэгариф елкэсендэге яцалыкларны укыту-тэрбия эшендэ файдаланучы Г. Сэйфуллинныц роле зур булуы, аныц физика кабинетын ^^азлар белэн тээмин итудэ, мэктэпне радиолашты-руда, укучылар ечен радио тугэрэге оештыруда башлап йеруе турында яза [13]. Мэктэп бинасын тезеклэндеру, шартларны яхшырту буенча да зур эш алып барыла - 1925-26 уку елында, мэсэлэн, анда бик зур ремонт эшлэре уткэрелэ [12]. Шулай итеп, белем алу hэм авыллардан килеп, интернатта торып укучы балаларныц кенкурешен яхшырту ечен мемкинлеклэр тудырыла.
Мэктэпне тэмамлаучылар арасында танылган галимнэр, педа-гоглар, журналистлар h.б. шактый булу анда белем hэм тэрбия эшенец дерес hэм нэти^эле оештырылуы турында сейли. Мисал ечен бер-ике генэ шэхесне атап уту дэ ^итэр. 1927-28 уку елында И.М. Гаспринский исемендэге мэктэпне тэмамлаган Ьарун Сэмигулла улы Са-лихов (1913-1971) Татарстанда гына тугел, Россия кулэмендэ дэ та-нылган галим булып ирешэ, 1946 елда профессор, физика-математика фэннэре докторы дигэн гыйльми дэрэ^эгэ ия була. Габдулла Шэрэфи (1926-1997) исэ, мэктэптэ уку чорында Ш.Нигъмэтуллинныц эдэби тугэрэгендэ чыныгу алып, язучы булып ^итешэ, «Совет Татарстаны» (хэзерге «Ватаным Татарстан») газетасында, «Азат хатын» («Сеемби-кэ») журналында булек медире, мехэррир урынбасары булып эшли.
вэ тэрбия курслары ечен. Уфа: Варисэ Хесэения китапханэсенец Уфа шегъбэсе, 1918. 172 б.; Хикмэте табигыя дэреслеге: Урта дэрэ^эдэге мэктэп вэ мэдрэсэлэр, дарелмегаллиминнэр ечен. Уфа: Берадэрэн Кэримовлар, 1918. 163 б.; Кыскача биология. Комсомоллар Иэм кыска меддэтле сэяси курслар ечен. Казан: Татар матб. нэшр. комб., 1925. 64 б.; Физика. Рабфаклар, II баскыч мэктэплэр, техникумнар, партия мэктэплэре ечен дэреслек; узлегеннэн укучылар ечен ярдэмлек (автордаш -X. Мештэри). Казан: Татар. дэул. нэшр., 1929. 248 б. И.б.).
KYpeHerae татар язучысы haM ^эмэгать эшлеклесе, И. Гасп-ринскийны «татар хэяты мэгънэвисенец иц зур гамиле» санаган Гаяз Исхакый, 1916 елда аныц вафатына ике ел тулуга багышлап язган бер мэкалэсендэ «миллэт бабасыныц» «исеме hаман кыйбланамэ булып торса да, аныц исеменэ муафикъ дэрэ^эдэ бер ядкяр да эшлэнмэYгэ» борчылуын белдерэ [4, б. 298]. «Нэ бабаныц ядкяре ечен бер-бер зур вэкыф калдырылды, нэ бабаныц исеме югалмасын ечен эсаслы бер мэктэп салынды, нэ бабаныц Yзе Yлсэ дэ, рухы Yлмэсен ечен укучы яшьлэргэ стипендия ачылды!» - дип яза [4, б. 298]. Революциядэн соц Казанда ачылган И.М. Гаспринский исемендэге татар мэктэбе элеге CYЗлэргэ беркадэр ж;авап булып яцгырый кебек.
«И.М.Гаспринский исемендэге мэктэпнец укытучылар hэм уку-чылар коллективы. 1920 ел» фоторэсеме беренче форзацта урнаш-тырылган. (Икенче рэттэ уртада, уцнан дYртенче - М.Х. Корбанга-лиев, уцнан бишенче - Г.Ш. Сэйфуллин, уцнан алтынчы - З.Х. Сэй-фуллина, уцнан ^иденче - Н.Х. Богданова. Фоторэсем ТР Милли музее фондларыннан алынды).
ЭДЭБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Автор турында белешмэ: Лэлэ Рэис кызы Мортазина - педагогика фэннэре кандидаты, Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Ш. Мэрж;ани ис. Тарих институтыныц Милли мэгариф тарихы Иэм тео-риясе узэге эйдэп баручы фэнни хезмэткэре (420014, Кремль, 5 подъезд, Казан, Россия Федерациясе); lyalyamur@mail.ru
Школа им. И.М. Гаспринского в Казани
Ляля Муртазина
(Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ)
Аннотация. Статья посвящена малоизученной странице в истории татарской педагогической мысли - освещению деятельности татарской советской школы им. И.М.Гаспринского, открытой в 1918 году в Казани. На основе документов, хранящихся в Национальном архиве РТ и Национальном музее РТ, сделана попытка определения содержания и основных направлений работы школы. Данная школа примечательна тем, что в ней, одной из первых среди татарских школ Казани, вводится политехническое образование, вместе с основными предметами преподаются основы слесарного и плотнического дела, открываются производственные мастерские, создаются пришкольные участки. Школа известна и своими выпускниками, среди которых есть знаменитые ученые, писатели, журналисты, врачи и др. В статье также освещается деятельность некоторых преподавателей этой школы - известных татарских педагогов, методистов, авторов учебников для школ и вузов, оставивших неизгладимый след в истории татарской педагогической мысли.
Сведения об авторе: Ляля Раисовна Муртазина - кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ (420014, Кремль, подъезд 5, Казань, Российская Федерация); lyalyamur@mail.ru
I.M. Gasprinsky School in Kazan
Lyalya Murtazina
(Sh. Marjani Institute of History,
Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan)
Abstract. The article is devoted to not sufficiently studied page in the history of the Tatar pedagogical thought - the study of the activities of I.M. Gasprinsky Tatar Soviet School, which was opened in 1918 in Kazan. On the basis of documents stored in National archive of the Republic of Tatarstan (RT) and National Museum of RT, we made an attempt to show the contents and the main activities in the work of that school. The main attention was paid to the fact that
I.M. Gasprinsky School, was one of the first among the Tatar schools of Kazan to introduce polytechnic education, and among the main subjects were lessons of metalworks, carpentry and joinery. Different workshops were open for children, school plots with the gardens and vegetable gardens were grown. The article also highlights the work of some school teachers - famous Tatar teachers, methodo-logists, the authors of school and universities textbooks, who left an indelible mark in the history of the Tatar pedagogical thought.
REFERENCES
About the author: Lyalya Raisovna Murtazina - Cand. Sci. (Pedagogy), Senior Researcher of the Center of History and Theory of the National Education, Sh. Maijani Institute of History, Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan (420014, Kremlin, entrance 5, Kazan, Russian Federation); lyalyamur@mail.ru