Спросить
Войти

"the kind of genius, history of Tatars never knew before" (“Vakyt” newspaper about Sh. Marjani’s anniversary)

Автор: указан в статье

Документы

УДК 930.2 DOI: 10.22378/he.2018-3-2.319-325

«ТАТАР ТАРИХЫ ТИЦДЭШЕН ^РМЭГЭН ДАЬИ»

(«ВАКЫТ» ГАЗЕТАСЫ Ш. МЭР^АНИ ЮБИЛЕЕ ТУРЫНДА)

Л.Р. Мортазина

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец

Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институты

Казан, Россия Федерациясе

lyalyamur@mail.ru

Мэкалэдэ KYpeHeKie татар мэгьрифэтчесе h9M галиме Шиhабетдин Мэржа-нинен 100 еллык юбилее менэсэбэте белэн «Вакыт» газетасында басылган мэка-лэлэр барлана, аларга анализ ясала. Аерым алганда, Мэр^анинен тормыш юлы hэм фэнни-педагогик, ижтимагый эшчэнлегенэ, анын юбилеен оештыру hэм YткэрY, исемен, мирасын мэнгелэштерY мэсьэлэлэренэ караган материаллар тик-шерелэ. Элеге мэкалэлэрне ейрэнY ХХ гасыр башында Ш.Мэрж;ани шэхесенен терки-татар, меселман деньясында ни дэрэ^эдэ югары урын тотканлыгын тагын бер кат расларга мемкинлек бирэ.

Теп тешенчэлэр: Ш^абетдин Мэрждни, татар матбугаты, «Вакыт» газета-сы, юбилей, истэлекне мэнгелэштерY.

Ш^абетдин Мэр^анинен кYпкырлы эшчэнлеге hэрчак ^эмэгать-челекнен игьтибар Yзэгендэ торган. Вакытлы матбугатта, аерым алганда терки-татар матбугатында, Мэрж;ани турында мэкалэлэр басылып торган. Галимнен 100 еллык юбилее якынлашканда мондый язмалар ешрак кYренэ. Ш.Мэрж;анинен юбилеен зурлап билгелэп yrY мэсьэлэсе 1912 елда ук кугэрелэ, эзерлек эшлэре дэ шул елда башлана. 1914-1915 елларда, Ш.Мэр-ж;анинен тууына hи^ри календаре буенча 100, вафатына милади буенча 25 ел тулу унаеннан, мондый материаллар аеруча кYп басыла башлый1.

Татар вакытлы матбугатында денья кYргэн мэкалэлэрдэ теп ике юнэлешкэ игьтибар ителэ: беренчесе - татар халкын, кин ^эмэгатьчелекне Шиhабетдин Мэр^ани шэхесе, анын тэр^емэи хэле hэм эшчэнлеге, иж;ади мирасы белэн тулырак таныштыру. Бу юнэлештэ бигрэк тэ «Кояш», «Йол-дыз», «Ил» газеталарын, «Сеембикэ» hэм «Шура» журналларын аерып кYрсэтергэ мемкин. Икенче юнэлеш - мэгьрифэтче-галимнен юбилеен

1 Ни^ри ел исэбе буенча 1915 елда Шиhабетдин Мэрж;анинен тууына 100, милади ел исэбе буенча 1914 елда вафатына 25 ел була.

оештыру hэм билгелэп уту мэсьэлэсе. Элеге проблема татар ^эмэгать-челеген аеруча кызыксындырган: Ш.Мэрж;ани дэрэ^эсендэге олуг галим hэм ^эмэгать эшлеклесен тиешенчэ искэ алу, рухы алдында баш ию, аныц хезмэтлэрен киц даирэлэрдэ таныту, истэлеген саклау hэм килэчэк буын-нарга ^иткеру терки-меселман деньясында иц мвhим эшлэрнец берсе бу-ларак каралган.

Вакытлы матбугатта куренгэн язмаларда мэрхумнец ядкярен саклау, олылау, игелекле гамэллэр башкару меhимлеге ассызыклана. Эйтик, 1912 елныц 21 февралендэ Эстерханда чыга торган «Идел» газетасында басыл-ган «Шиhаб хэзрэт Мэрж;ани ^энабларыныц юбилее мэсьэлэсендэ даир» мэкалэсендэ Ш.Мэрж;ани юбилеена багышлап тубэндэге эшлэрне башкару тэкъдим ителэ: 1) шэhэрнец бер мэктэбенэ аныц исемен биру; 2) Мэр^ани исемен йертуче зур бер hенэр мэктэбе ачу; 3) Шиhабетдин Мэрж;ани исемендэге стипендия булдырып, берэр мэктэптэ, гимназиядэ яисэ реальный училищеда укучы бер татар баласын (студентын) булэклэу [8].

Танылган, куренекле шэхеслэрнец истэлеген мэцгелэштеру пробле-масы ХХ гасыр башында терки-татар деньясында шактый актуаль мэсьэлэлэрнец берсе булып торган. 1914 елда, мэсэлэн, мэшhYр мэгьри-фэтче hэм педагог Исмэгыйль Гаспралы вафатыннан соц да татар газета-ларында аныц истэлеген, исемен мэцгелэштерY, хезмэтлэрен алдагы буыннарга ^иткерY максатыннан татарлар ечен Гаспралы исемендэге мэктэп ачу, стипендия булдыру hэм башка шундый чаралар уздыру ту-рында мэкалэлэр, тэкъдимнэр шактый ^п басыла [1; 3; 5].

Ш.Мэрж;ани hэм аныц юбилеен уздыруга бэйле материалларны Оренбург шэhэрендэ денья кYргэн «Вакыт» газетасында да еш очратырга мемкин.

«Вакыт» газетасы укучыларны Ш.Мэрж;ани юбилеен YткэрYгэ эзерлек эшлэренец торышы, Yтэлеше белэн hэрдаим таныштырып тора. Эйтик, 1914 елныц 18 апрелендэ чыккан «Мэрж;ани юбилее» мэкалэсендэ Ш^а-бетдин Мэрж;ани юбилеена эзерлек эшлэре уцышлы дэвам иту турында хэбэр ителэ, «галим хакында олуг мекэммэл эсэрнец 100 сэхифэдэн арты-гы басылып чыгуы», Мэр^анинец юбилеен алдагы елныц 15 гыйнварына билгелэY мэсьэлэсе хэл ителY турында эйтелэ. Галимнец вафатына 25 ел тулу шушы кеннэргэ туры килсэ дэ (18 апрель), аны зурлап билгелэп YTYне кичектереп торып, килэсе елныц гыйнварында ике юбилейны бергэ уздыру урынлы булачагы турында хэбэр ителэ [4].

Укучыларны Ш.Мэр^ани мирасы белэн таныштыру максаты белэн шушы ук санда кYренекле педагог, галим hэм ^эмэгать эшлеклесе Ждмалетдин Вэлидинец «Мэр^ани» дигэн зур кYлэмле мэкалэсе басылып чыга [2]. Шактый тулы мэгьлYматлы бу хезмэттэ Мэрж;анинец аерым эсэрлэренэ ^ентекле анализ ясала. Автор «Тарих ирлэрне тудырамы, эллэ ирлэр Yзлэре тарихны тудырамы, бу башка мэсьэлэ. Лэкин hэрхэлдэ зур вакыйгаларны зур ирлэр берлэ кYрэмез» дигэн фикерне ^иткерэ hэм та-рихта зур эз калдырган ирлэрнец (Тафтазани, Эфгани, Габди, Биги кб.) исемнэрен санап китэ. Алар белэн бер рэткэ ул Габделнасыйр Курсавины hэм аныц эшен дэвам итYче, фикри укучысы Шиhабетдин Мэрж;анине куя.

Вэлиди Ш.Мэрж;анинец Курсави эшчэнлегенэ югары бэя бирYенэ, аны заманыныц иц зур, мэшhYP акыл иясе санавына «гащэплэ^ илэ ка-рарга юл калмый» дип белдерэ. Мэрж;ани фикерлэренэ кушылып, Курса-вины «гэрчэ ислам дицгезен дулкынландыручы бер куэт булмаса да, аныц бер генэ читен булса да хэрэкэткэ китерYче зур бер тээсири кеч» дип атый.

Мэр^анинец Yзенэ килгэндэ, автор аны «Габделнасыйр чэчеп кал-дырган орлыкны тэрбия итеп YCтерYче, аца киц бер мэйдан бирYче» дип атый. Ш. Мэр^анинец берничэ дини мэсьэлэнец каhарманы булып чы-гуын искэ алып, элеге мэсьэлэлэргэ (мэсэлэн, ястY вакытын билгелэY h.б.), галимнец аерым хезмэтлэренэ тирэнтен туктала, Мэрж;анидэн езеклэр ки-тереп, аныц фикерлэрен куэтли.

Ж^. Вэлиди Ш. Мэрж;анинец татарлар ечен иц меhим дип саналган биш хезмэте арасында аеруча билгелесе дип ике томлык «Местэфадел-эхбар»не атый, элеге китапны «безнец тарихыбызныц анасы дип эйтергэ ярарлык эсэрлэр» дип белдерэ. «Аныц (Мэрж;анинец. - Л.М.) мехакэмэ (хекемендэ. - Л.М.) hэм фикер йертYендэ шэдид (кечле, нык. - Л.М.) истикьляль (местэкыйльлек. - Л.М.), мемтаз (башкалар белэн чагыштырганда естенрэк булган. - Л.М.) бер субъективлык бар», - дип яза. Лэкин шул ук вакытта, галим фикеренчэ, Мэрж;анинец иж;ади мирасына бэя биргэндэ, hичшиксез, аныц чорын, дэверен, эйлэнэ-мохитен истэ тотарга кирэк. «Ул шул дэвернец беек бер ире иде. Гомуми вэ куэтле бер Yсеш тарихына тугры килмэгэнлектэн, Y3 куэте илэ генэ, Yзенчэ генэ эш кYрде. КYбрэк шул дэвернец тээсирен, шул дэвернец эшен, шул дэвернец формасынча эшлэргэ мэ^бYP булганлыктан, Yзен бу кеннец ифкяр гомумиясенэ (яралы, гариплэнгэн халкына. - Л.М.) бер генэ ягы илэ яктыртып кYрсэтэ алды. Ау-рупа тээсире дэверендэ2 булса, ихтимал, ул кадэр ^илдлэр калдыра да алмас иде, лэкин аныц эсэренец тагын да кYбрэк кыйсеме укылыр, тагын да яра-тылыр, бинаэн галэйhи (шул сэбэпле. - Л.М.) ул тагын да ^брэк ягы белэн ачылыр иде». Чорныц галим фикере формалашуга йогынтысын билгелэп, Вэлиди мисал итеп Ш. Мэрж;анинец эшен дэвам ит^не икенче бер танылган татар галимен - Р.Фэхретдинне китерэ. Соцгысыныц фикри юнэлеше фор-малашуда, автор билгелэвенчэ, Аурупа чорыныц тээсире кечле; башка чор-да яшэсэ, ул бу кадэр зур уцышларга ирешэ дэ алмас иде.

Мэр^анинец эшчэнлегенэ бэя биреп, автор: «Ш^аб хэзрэт татар тарихы тиндэшен кYрмэгэн бер ми, бер даИи иде. Заманы, мохите аныц эшен, тээсирен тиешле дэрэ^эсеннэн кYп киметте. Лэкин заман вэ мохит-тэ булуы аныц дэрэ^эсен, эшенец абруен зурайтты гына. Мохитендэге карацгылыкныц куэтлелеге ул йолдызныц тиешле дэрэ^эдэ яктыртуына тыючы булды, фэкать шул ук куэтле карацгылык аныц яктыруына ярдэм итте», - дип яза. Фикерен куэтлэп, «Яктырак йолдыз янадыр, тен кара булган саен...» дигэн шигьри юлларны ести.

2 Ж^. Вэлиди татарларныц Иэм гомумэн меселманнарныц фикри Иэм эдэби та-рихын икегэ аерып карый: Европа тээсиренэ кадэр Иэм Европа тээсиреннэн соц.

Мэржани hэм халык арасындагы бэйлэнешнец ныклыгын, аныц миллэт тормышында тоткан урынын ассызыклап, Ждмал Вэлиди: «Мэрждни хэзрэтлэре бэхтиярдер (бэхетле. - Л.М.): аны буген 20 миллионлык бер халык узенец иц мвhим бер эгъзасы санап, тэгзыйм (олылау. - Л.М.) белэн яд итэ (искэ ала), бар кадэр квче илэ намен (исемен. - Л.М.) куэтлэргэ тырыша. Бу миллэт янэ бэхтиярдер: аныц тарихында Мэржани кеби галим вэ хакыйкать мвжаЬидлэре (кврэшче. - Л.М.) бар. Аныц ма-зыйсы (уткэне. - Л.М.) бвтенлэй ук буш бер сахра тугел, сирэк кенэ булса да, кулэгэле яшел, ямьле агачлар бар...» - дип яза.

Шул ук газетаныц 1914 елгы 23 сентябрь санында «Шиhабетдин хэзрэт юбилее» дигэн тагын бер шактый кулэмле мэкалэ двнья курэ [6]. Бу мэкалэдэ (авторы курсэтелмэгэн) юбилей уткэру белэн бэйле кайбер мэсьэлэлэргэ тукталына.

Газета язуынча, Мэржани юбилеен уткэру квннэре якынлашу сэбэпле, аны кабат кузгатырга, искэ твшерергэ тиешле курелэ. Бу мвнэсэбэттэн «Кояш» газетасы авторларыннан берсе булган педагог hэм жэмэгать эш-леклесе Ибраhим Бикколовныц фикерлэре китерелэ. Гомумэн алганда, шуны билгелэп уту кирэктер, «Вакыт» газетасында башка татар hэм рус газета-журналларында басылган материалларга hэрдаим мврэжэгать иту, кайберлэрен кучереп басу, шул рэвешле аларныц таралыш даирэсен кицэйту, аерым мэкалэлэргэ карата фикерен белдереп бару тэжрибэсе куптэннэн килэ. Бу очракта «Вакыт» И. Бикколовныц Мэржани юбилеен билгелэп утугэ караган фикерлэрен китерэ. Бикколовныц бу тантананы оештыру hэм уздыруга мвмкин кадэр кубрэк миллэттэшлэребезне hэм мвселман кардэшлэребезне тарту мвhимлеген ассызыклавын, элеге чара-ларныц масштабын билгелэргэ тырышып, «бу мвнэсэбэт илэ Русиянец иц карацгы почмакларында яшэгэн мвселманнар да файдаланырлык гомуми зур бер бэйрэм ясарга кирэк» дигэн телэгенэ уцай фикерен белдерэ. ИбраЬим Бикколов фикеренчэ, Мэржани «хэзерге квндэ дэ руханилары-мыз тарафыннан бвек ихтирам илэ файдаланыладыр». Бу исэ элеге олы шэхесебезнец бэйрэмен халык бэйрэме иттереп уткэрергэ мвмкинлек бирэ. Моныц вчен, Бикколов эйтуенчэ, мэчет-мэдрэсэлэрне катнаштырыр-га, шулар аркылы Мэжани квнен халык бэйрэменэ эйлэндерергэ мвмкин. «Мэржани безнец татар-тврек двньясын эйлэндереп алган жэhалэт (надан-лык. - Л.М.) кальгасына беренче туп атучылардан, Гаспринский кебек бвек даИиларымызга хезмэт вэ мэгариф орлыгы чэчэр вчен замен (алмаш-чы. - Л.М.) хэзерлэп калдыручылардандыр», - дип белдерэ [6].

Шул ук вакытта И. Бикколов элеге юбилейны уткэру, эзерлек вчен дэ бик аз - 4 ай чамасы гына - вакыт калуы турында, телэгэн эшлэрне бары-сын да утэп бетеру мвмкинлеге чамалы булуы турында яза. Шул сэбэпле, ди ул, Мэржани юбилеен вч елдан соц гына - 1918 елда гына уткэрергэ дэ мвмкин. Тик, Мэржанинец олуг дин галиме икэнен, хезмэтлэрендэ hэр-даим hижри ел исэбен генэ файдалануын истэ тотып, элбэттэ, искэ алуны да 1915 елныц гыйнварында уткэру мэгъкуль куренэ, дип яза.

Автор фикеренчэ, бу гаять зур hэм жаваплы эшкэ рэсми оешма, житэк-челекнец рехсэте белэн тотыну мэжбури. «Безнец саф hэм милли, хэтта елешчэ дини элеге эшебездэ хе^мэт тарафыннан тоткарлыклар, шаять, кYрелмэс», - ди. Шул сэбэпле ул Казанныц зыялыларыннан, жэмэгать ха-димнэреннэн hэм руханиларыннан торган махсус бер комитет тезергэ, шул комитет аша юбилейга эзерлек эшлэрен башлап жибэрергэ кирэк, дип саный. «Вакыт» Бикколовныц югарыда китерелгэн фикерлэре белэн килешэ, тик, илдэ барган шактый катлаулы вазгыятьне истэ тотып, бу бэйрэмне, мегаен, вакытлыча кичектереп тору мэгькуль булыр, дигэн фикерне житкерэ.

Чынлап та, зур эзерлеклэр кYрелYгэ карамастан, Мэржанинец юбилеен, алдан уйланганча, 1915 елныц гыйнварында артык зурлап, тантаналы рэвештэ YткэрY мемкин булмый. Бу хакта Ш.Мэржанинец туган кенендэ -9 гыйнварда - «Вакыт» газетасында басылган мэкалэдэ хэбэр ителэ. «Ш^абетдин хэзрэт Мэржани кене» дигэн элеге язмада Ш.Мэржанине искэ алу максатыннан «бу менэсэбэт илэ, бетен Русия меселманнары ара-сында мештэрэк (уртак. - Л.М.) гомуми бер бэйрэм ясалып, мэрхYмнец миллэт вэ ватанына кылган хезмэтлэре искэ тешерелергэ тиеш иде. Фэу-кылгадэ (гадэттэн тыш. - Л.М.) эхваль сэбэпле, бу тантана кичектерелде. Шулай булса да, бу кен бу беек галимгэ ихтирам кYрсэтелеп, мэсжетлэрдэ жомга намазыннан соц дога кылырга, мэктэп вэ мэдрэсэлэрдэ мэрхYмнец тэржемэи хэле вэ фазаиле (кYрсэткэн яхшылыклары, казанышлары. -Л.М.) сейлэнергэ тиешледер», - диелэ [7].

Шулай итеп, терки-татар hэм меселман деньясында танылган, дан hэм мэртэбэ казанган мэшhYP галимнец 100 еллык юбилее шактый тыйнак кына Yтеп китэ. Лэкин бу хэл Ш^абетдин Мэржанинец ватаны, миллэте hэм бетен меселман халкы алдында кYрсэткэн хезмэтлэрен, аларныц эhэмиятен hич кенэ дэ киметми. «Вакыт» газетасында денья кYPгэн язма-лар, 1915 елда «Мэржани мэжмугасы» исеме астында кYлэмле, зур эhэмияткэ ия булган фэнни жыентыкныц басылып чыгуы бу фикерне тагын бер кат раслый. «Вакыт»ныц 1915 елныц 5 июнь санында «Мэржани мэжмугасы»ныц денья кYPYе турында хэбэр ителэ, аныц эчтэлеге турында жентекле мэгълYмат бирелэ [9].

Гомумэн алганда, «Вакыт» газетасында Ш. Мэржанинец юбилее менэсэбэте белэн басылган мэкалэлэрдэ аныц татар тарихында гына тYгел, бетен Россиядэ, алай гына тYгел, барлык меселман деньясында зур галим, жэмэгать эшлеклесе, педагог булуына игътибар юнэлтелэ. Элеге язмалар мэшhYP галимебезнец фэнни hэм ижтимагый эшчэнлеген ейрэнYДЭ Yзенчэлекле чыганак булып хезмэт итэлэр.

ЭДЭБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Вэлиди Ж;. Исмэгыйль бэк Гаспринский // Вакыт. 1914. № 1584. 14 сентябрь.
2. Вэлиди Ж. Мэржани // Вакыт. 1914. 18 апрель.
3. Гаспринский исеменэ ядкяр // Вакыт. 1914. 13 декабрь.
4. Мэржани юбилее // Вакыт. 1914. 18 апрель.
5. Фэхретдин Р. Исмэгыйль бэк Гаспринский // Вакыт. 1914. 13 сентябрь.
6. ШиИабетдин хэзрэт юбилее // 1914. 23 сентябрь.
7. ШиИабетдин хэзрэт Мэржани квне // Вакыт. 1915. 9 гыйнвар.
8. ШиИаб хэзрэт Мэржани жэнабларыныц юбилее мэсьэлэсендэ даир // Идел. 1912. 21 февраль.
9. Яца гына басылып чыгып ... // Вакыт. 1915. 5 июнь.

Автор турында белешмэ: Мортазина Лэлэ Рэис кызы - педагогика фэннэре кандидаты, эйдэп баручы фэнни хезмэткэр, Милли мэгариф тарихы Иэм теориясе узэге, ТР ФА Ш. Мэржани исемендэге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7А, Казан, Россия Федерациясе); lyalyamur@mail.ru

«ГЕНИЙ, КАКИХ НЕ ЗНАЛА ИСТОРИЯ ТАТАР» (ГАЗЕТА «ВАКЫТ» О ЮБИЛЕЕ Ш. МАРДЖАНИ)

Л.Р. Муртазина

Институт истории им. Ш. Марджани

Академии наук Республики Татарстан

Казань, Российская Федерация

lyalyamur@mail.ru

В статье анализируются публикации, посвященные юбилею выдающегося татарского просветителя и ученого Шигабутдина Марджани, которые были опубликованы в газете «Вакыт» («Время»). Рассматриваются статьи, в которых раскрываются некоторые страницы биографии, научно-педагогическая и общественная деятельность Марджани, поднимаются проблемы подготовки и проведения юбилея ученого. Особый интерес представляют материалы, посвященные увековечению имени и научного наследия просветителя. Изучение этих публикаций дает возможность представления роли и места Ш. Марджани в тюрко-татарском и мусульманском мире в начале ХХ в.

Для цитирования: Мортазина Л.Р. «Татар тарихы тицдэшен курмэгэн даЬи» («Вакыт» газетасы Ш. Мэржани юбилее турында) // Историческая этнология. 2018. Т. 3, № 2. С. 319-325. Б01: 10.22378/Ие.2018-3-2.319-325

Сведения об авторе: Муртазина Ляля Раисовна - кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник, Центр истории и теории национального образования, Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ (420111, ул. Батурина, 7 А, Казань, Российская Федерация); lyalyamur@mail.ru

«THE KIND OF GENIUS, HISTORY OF TATARS NEVER KNEW BEFORE» ("VAKYT" NEWSPAPER ABOUT SH. MARJANI&S ANNIVERSARY)

L.R. Murtazina

Sh. Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

lyalyamur@mail.ru

The article analyzes publications dedicated to the anniversary of the outstanding Tatar enlightener and scholar Shigabutdin Marjani, which were published in the newspaper "Vakyt" ("Time"). Articles that reveal Marjani&s biography and his scholarly, pedagogical and social activities are discussed in the paper. The question of preparing and conducting the anniversary of the scholar is discussed. The materials devoted to the perpetuation of Marjani&s name and his scientific heritage are of particular interest. The study of the given publications makes it possible to present the role and place of Sh. Marjani in the Turkic-Tatar and Muslim world at the beginning of the twentieth century.

For citation: Murtazina L.R. "The kind of genius, history of Tatars never knew before" ("Vakyt" newspaper about Sh. Marjani&s anniversary). Istoricheskaya etnolo-giya - Historical Ethnology, 2018, vol. 3, no. 2, pp. 319-325. DOI: 10.22378/he.2018-3-2.319-325

REFERENCES

1. Validi C. Ismagyjl bak Gasprinskij [Ismail bey Gasprinskiy]. Vakyt - Time. 1914. September 14. (In Tatar)
2. Validi C. Margani [Marjani]. Vakyt - Time. 1914. April 18. (In Tatar)
3. Gasprinskij isemena yadkyar [The Memory of Gasprinskiy] Vakyt - Time. 1914. December 13. (In Tatar)
4. Margani yubilee [Marjani&s Anniversary] Vakyt -Time. 1914. April 18. (In Tatar)
5. Fahretdin R. Ismagyjl bak Gasprinskij [Ismail bey Gasprinskiy] Vakyt - Time. 1914. September 13. (In Tatar)
6. Shihabetdin hazrat yubilee [Shigabutdin hazrat&s Anniversary]. Vakyt - Time. 1914. September 23. (In Tatar)
7. Shihabetdin hazrat Margani kone [The Day of Shigabutdin hazrat Marjani]. Vakyt - Time.1915. January 9. (In Tatar)
8. Shihab hazrat Margani ganablarynyñ yubilee masalasenda dair [To the question of Shigabutdin Marjani hazrat&s anniversary]. Idel - Idel. 1912. February 21. (In Tatar)
9. Yаña gyna basylyp chygyp ... [Just released]. Vakyt - Time. 1915. June 5. (In Tatar)

About the author: Lyalya R. Murtazina is a Candidate of Science (Pedagogy), Leading Research Fellow, the Center of History and Theory of National Education, Sh. Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (7A, Baturin St., Kazan 420111, Russian Federation); lyalyamur@mail.ru

ШИГАБУТДИН МАРДЖАНИ ТАТАРСКАЯ ПЕЧАТЬ ГАЗЕТА "ВАКЫТ" ЮБИЛЕЙ УВЕКОВЕЧЕНИЕ ПАМЯТИ shigabutdin marjani tatar press “vakyt” newspaper anniversary perpetuation of memory
Другие работы в данной теме:
Контакты
Обратная связь
support@uchimsya.com
Учимся
Общая информация
Разделы
Тесты